news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төнлә Казан янында машина пошины бәрдереп киткән

Юл-транспорт һәлакәте урыныннан фотоларны социаль челтәрләргә шаһитлар урнаштырган.

Төнлә Казан янында машина пошины бәрдереп киткән
Шаһитлар

(Казан, 5 июль, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Төнлә Казан янында машина пошины бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Билгеле булганча, бүген төнлә республиканың Яшел Үзән районындагы Яңа Тура бистәсе янында машина яшь пошины бәрдергән. Машина һәлакәт булган урыннан качып киткән.

Юл-транспорт һәлакәте урыныннан фотоларны социаль челтәрләргә шаһитлар куйган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100