Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда 58 яшьлек хатын-кыз, трамвайдан егылып төшеп, җитди җәрәхәтләр алган
Бот сөяге муентыгы сынган зыян күрүчене ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озатканнар.
(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Казанда 58 яшьлек хатын-кыз, трамвайдан егылып төшеп, җитди тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.
«Пәнҗешәмбе көнне, 4 июльдә, 16.25 сәгатьтә 5нче маршрут трамваен идарә итүче хатын-кыз Җиңү проспектындагы 230нчы йорт каршында, башлангыч мәгълүматларга караганда, ишеге ачык килеш кузгалып киткән, нәтиҗәдә 58 яшьлек хатын-кыз трамвайдан егылып төшкән», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Бот сөяге муентыгы сынган зыян күрүчене ашыгыч ярдәм каретасында хастаханәгә озатканнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз