Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда торак йортта килеп чыккан янгында ике айлык бала һәлак булган
Төрле тән җәрәхәтләре алган дүрт кеше хастаханәгә салынган
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Казанда Гадел Кутуй урамындагы бер торак йортта чыккан янгында ике айлык бала һәлак булган. Бу хакта бүген Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр итә.
Янгын 5 катлы йортның беренче катында чыккан. 150 кеше эвакуацияләнгән. Ведомство вәкиллләре хәбәр иткәнчә, анда иске мебель сакланган. Һәлакәт урынныннан тән җәрәхәтләре алган дүрт кеше: 1978 нче елда туган ир, 1983 нче һәм 1991 нче елгы кызлар, 1993 нче елда туган егет Республика клиник хастаханәсенә салынган. Янгында ике айлык бала һәлак булган. Алдагы версия буенча, янгын ут белән саксыз эш йөртү нәтиҗәсендә килеп чыккан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз