news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда мотоциклчы йөк автомобиленә бәрелеп һәлак булган

33 яшьлек мотоциклчыны башындагы шлемы һәм тиешенчә киенгән булуы да коткармаган.

Чаллыда мотоциклчы йөк автомобиленә бәрелеп һәлак булган
Валентин Кулагин

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, авария бүген көндез Трубный проезд урамындагы 23нче йорт каршында булган.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, «КАМАЗ» автомобиленең 58 яшьлек йөртүчесе борылган вакытта үзен беркем дә узып китмәвенә инанмаган. Бу вакытта аның артыннан Kawasaki мотоциклы хәрәкәт иткән. Байкер тормозга басарга өлгермәгән һәм йөк автомобиленә килеп бәрелгән.

«33 яшьлек мотоциклчы шлемнан һәм тиешенчә киенгән булса да, ул алган җәрәхәтләрдән шунда ук җан биргән», - дип ачыклык керттеләр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Агентлыкның үз хәбәрчесе фаҗига булган урыннан белдергәнчә, йөк автомобиленең йөртүчесе базага таба борылырга ниятләгән. Аның артыннан тагын бер машина хәрәкәт иткән. Мотоциклчының ике машинаны да узып китәргә уйлап, йөк автомобиленең борыла башлавын күрми калуы да ихтимал.

news_right_1
news_right_2
news_bot