news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт кешесен талаган Таҗикстан таксистын колониягә җибәргәннәр

Чит ил кешесе 9 айга якын колониядә утырачак.

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Әлмәт кешесен талаган Таҗикстан таксистын колониягә җибәргәннәр. Бу турыда Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.

Суд ачыклаганча, Әлмәттә таксист булып эшләүче 26 яшьлек Таҗикстан гражданины гыйнвар уртасында төнге клубтан клиент утырткан. Таксист Шугурово авылына барганда пассажирны таларга уйлаган. Ул машинасы белән юл кырыена туктаган, клиентның битенә газ сиптергән. Аннары аны урамга чыгарган һәм кыйммәтле телефонын урлаган.

Таксистны икенче көнне тоткарлаганнар. Кәрәзле телефонны хуҗасына кайтарганар.

Чит ил кешесен «Талау» маддәсе буенча гаепле дип тапканнар һәм 8 ай 20 көнгә колониягә җибәргәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot