news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан янында Идел елгасында коткару жилеты кигән ир-ат мәете тапканнар

Ир-атның шәхесен полиция ачыклаячак.

Казан янында Идел елгасында коткару жилеты кигән ир-ат мәете тапканнар

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казан янында Идел елгасында коткару жилеты кигән ир-ат мәете тапканнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген ашыгыч хезмәтнең бердәм 112 номерына 6.00 сәгать тирәсендә Идел елгасында кеше булырга мөмкинлеге турында хәбәр килде.

Һәлакәт урынына килгән коткаручылар ярдан 500 метр ераклыкта, камышлар арасында ир-ат мәетен тапкан. Ул өске киемнәрдән, шулай ук резин итек һәм коткару жилеты кигән булган.

Ир-атка 60 яшь чамасы. Мәетне ярга чыгарганнар һәм полициягә тапшырганнар. Ир-атның шәхесен ачыклыйлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot