Мәскәүдәге давыл вакытында зыян күргән бала хастаханәдә вафат булган

29 майда Мәскәүдә булган давыл корбаннарының саны 16 кадәр җиткән
(Казан, 5 июнь, "Татар-информ"). Мәскәү өлкәсендәге давыл вакытында  зыян күргән 8 яшьлек малай хастаханәдә вафат булган, - дип хәбәр итә RT телеканалы.Алдарак,  Мәскәүнең Сәламәтлек саклау департаменты, 29 май көнне булган давылда зыян күргән 50 дән артык кеше Мәскәү хастаханәләрендә ята, - дип хәбәр иткән иде. Бүгенге бала үлеменә кадәр, давыл нәтиҗәсендә хастаханәләрдә 15 кеше вафат булган иде, аларның унысы башкаланың үзендә, бишесе Мәскәү өлкәсендә.