Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда бер бала алтынчы кат тәрәзәсеннән егылып төшә язган
Әлеге хәл кичә иртән Киров районында булган.
(Казан, 5 июнь, "Татар-информ"). Казанның Киров районында өйдә ялгыз калган бала алтынчы кат тәрәзә төбенә үрмәләп менгән, дип хәбәр ителәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.
Кичә иртән бердәм 112 номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә бер хатын-кыз шалтыратып, Салават Күпере комплексында Нурихан Фәттах урамындагы 15нче йортның алтынчы катында ачык тәрәзәдә алты яшьләр чамасындагы бала торуын һәм ярдәм сорап кычкыруын җиткергән.
2 номерлы янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре килгәндә, ишегалдында 14 яшьлек үсмер пәйда булган, баланың абыйсы булган ул. Өйгә кереп, энесен тәрәзә төбеннән алган, коткаручылар ярдәме кирәк булмаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз