news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Прокуратура кыз бала өстенә футбол капкасы ауганнан соң җинаять эше кузгаткан

Күзәтчелек ведомствосы капкалар тиешенчә беркетелмәгәнлеген ачыклаган.

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Кукмара районы прокуратурасы кыз бала өстенә металл футбол капкасы ауганнан соң җинаять эше кузгаткан, дип сөйләде «Татар-информ»га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Күзәтчелек ведомствосы капкалар тиешенчә беркетелмәгәнлеген ачыклаган. Шуңа да карамастан, узган елның декабрендә заказ бирүченең кабул итү комиссиясе эшне кабул иткән.

Прокуратура таләбе буенча, билгесез затларга «Ваемсызлык» һәм «Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган эшләрне башкару» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Күзәтчелек ведомствосы Кукмара районы башкарма комитеты башлыгыннан ачыкланган җитешсезлекләрне бетерүне таләп итте.

Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда тугыз яшьлек укучы кыз өстенә металл футбол капкасы ауганлыгын хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot