Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Май бәйрәмнәрендә Казанда машина йөртүчеләр өч баланы бәрдергән
Копылов урамында 2нче йорт каршында 1 майда 14.30 сәгатьтә билгесез шофер 13 яшьлек баланы бәрдергән, ЮХИДИ шаһитларның 5-333-819, 5-333-848 телефоннары аша мөрәҗәгать итүләрен сорый.
(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Май бәйрәмнәренең дүрт көнендә Казанда балигъ булмаган өч баланы машина бәрдергән, дип сөйләделәр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына шәһәр автоинспекциясендә.
Беренче ике очрак шимбә көнне, 1 майда булган. Копылов урамында 2нче йорт каршында 14.30 сәгатьтә билгесез шофер кызыл утка чыга һәм светофорның яшел уты янганда зебра буенча чыгучы 13 яшьлек баланы бәрдерә. Нәтиҗәдә, яшүсмернең аягы җәрәхәтләнә. ЮХИДИ бу вакыйганың шаһитларыннан 5-333-819, 5-333-848 телефоннары аша мөрәҗәгать итүләрен сорый.
Икенче очрак Җиңү проспектында булган, анда «Газель» шоферы 7 яшьлек кызны бәрдергән. Баланың баш мие селкенгән һәм башка җитди җәрәхәтләр алган, аны хастаханәгә китергәннәр.
Кичә, 4 май көнне, кич белән Чуйков урамындагы йорт ишегалдында җиңел машина йөртүче куркынычсыз тизлек сайламаган һәм 5 яшьлек баланы бәрдергән. Кызның умыртка сөяге җиңелчә җәрәхәтләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз