Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда өлкән яшьтәге хатын-кыз кабызып калдырылган духовка газыннан агуланган
Хәзер ул токсикология бүлегендә дәвалана.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Казанда өлкән яшьтәге хатын-кыз кабызып калдырылган духовка газыннан агуланган, дип сөйләде «Татар-информ»га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, 70 яшьлек хатын үз фатирында духовканы кабызган, шуннан соң сүндермәгән. Ул газдан агуланып, аңын югалткан. Улы шалтыраткан, әнисе телефонын алмагач, күңелсез хәл булудан шикләнеп, полиция хезмәткәрләрен чакырткан. Алар ишекне каерып кергәннәр һәм хатын-кызны идәндә аңсыз килеш тапканнар.
Зыян күрүчене хастаханәгә озатканнар, хәзер урында полиция һәм газ хезмәте эшли. Прокуратура бу уңайдан тикшерү башлаган.
Билгеле булганча, хатын-кыз көнкүреш газы белән агуланган, хәзер ул токсикология бүлегендә дәвалана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз