news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы- Сарман юлында җиңел машина «КамАЗ» белән бәрелешкән

Юл-транспорт һәлакәтендә җиңел машина йөртүче хатын-кыз зыян күргән, аны Чаллы хастаханәсенә озатканнар.

Чаллы- Сарман юлында җиңел машина «КамАЗ» белән бәрелешкән

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Төнлә Чаллы - Сарман юлында җиңел машина һәм йөк машинасы бәрелешкән, бу хакта «Татар-информ» үз хәбәрчесеннән белде.

Көчле бәрелүдән җиңел машина корпусының алгы өлеше җимерелгән, Ә «КАМАЗ» түбәсенә әйләнеп капланган. Бөтен йөк җиргә ауган.

Юл-транспорт һәлакәтендә төп юлда җиңел автомобиль йөртүче йөк машинасына юл бирмәгәнлеге ачыкланган.

Шунлыктан машина «КАМАЗ» белән бәрелешкән, - дип хәбәр итте ТР Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.

Юл-транспорт һәлакәтендә җиңел машина йөртүче хатын-кыз зыян күргән. Аны Чаллы хастаханәсенә озатканнар.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100