news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда коттеджда чыккан янгында 55 яшьлек хатын-кызның гомере өзелгән

Янгынның мәйданы 188 квадрат метр тәшкил иткән.

Чаллыда коттеджда чыккан янгында 55 яшьлек хатын-кызның гомере өзелгән
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

(Казан, 5 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда коттеджда чыккан янгында 55 яшьлек хатын-кызның гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә 22.56 сәгатьтә 112 бердәм номерына Орловка бистәсенең Орловская урамында коттеджда янгын чыгуы хакында хәбәр килгән.

Урынга беренче, көчәйтелгән ранг буенча Чаллы янгын-коткару гарнизоны хезмәткәрләре юл тоткан.

Янгынны сүндергән вакытта йорттан 33 яшьлек хатын-кызны коткарганнар. Моннан тыш, тагын бер кеше икенче каттан газ торбасы аша урамга чыккан.

Ут белән көрәшүчеләр янгынны бер сәгать эчендә сүндергән. Янгын нәтиҗәсендә 55 яшьлек хатын-кызның гомере өзелгән.

Янгынның мәйданы 188 квадрат метр тәшкил иткән. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.


news_right_1
news_right_2
news_bot