news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан фатирларының берсендә краннан су белән бергә терекөмеш аккан

Чәйнектә вак пыяла калдыклары табылган

  (Казан, 5 май, «Татар-информ»). 4 майда Казанның Авиатөзелеш районында Чапаев урамында урнашкан 17 нче йорттагы фатирларның берсендә, хуҗалар чәйнеккә су тутырганда, краннан су белән бергә терекөмеш шариклары чыгуын күреп алганнар.
Кичә 21.25 сәгатьтә бу хакта ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгына хәбәр килгән.
Коткаручыларның кизү сменасы һәм ЭЭМ хезмәткәрләре чәйнектә вак пыяла ватыклары булуын ачыклаган, алар градусниктан булырга мөмкин.
Шулай ук ЭЭМ хезмәткәрләре чүп чиләгендә ватылган градусник тапкан, тикшерү бара. Балалар шаяруы сәбәп булган, дип фаразлана.
Водоканал хезмәткәрләре анализ ясау өчен су үрнәген алган. Зыян күрүчеләр юк.

news_right_1
news_right_2
news_bot