Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Балык Бистәсеннән Казанга килгән мотоциклчы һәлакәткә юлыккан
Аның мотошлемы һәм мотоцикл белән идарә итүгә хокукы булмаган
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 5 май, “Татар-информ”). Казанда мотоцикл руленә исерек килеш утырган 28 яшьлек егет юл һәлакәтендә зыян күргән, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе ЮХИДИ бүлеге.
Бу хәл кичә иртәнге 4ләр тирәсендә башкаланың Космоновтлар урамында булган. Балык Бистәсе районыннан килгән егет, фаразлар буенча, мотоцикл белән исерек килеш идарә иткән. Шул ук вакытта аның мотошлемы һәм әлеге транспорт белән идарә итүгә хокукы булмаган.
Егет хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек, интервал сайламаган һәм каршылыкка килеп бәрелгән. Нәтиҗәдә, аның уң аягының бот сөяге сынган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз