Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яшел Үзәндә торак йорт шартлауда имгәнгән ике кеше хастаханәдә кала
29 мартта Ленин урамындагы тугыз катлы йортта газ шартлады.
(Казан, 5 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Яшел Үзәндә торак йортта газ шартлау аркасында имгәнгән ике кеше хастаханәдә кала.
«Стационарда 81 яшьлек хатын-кыз һәм 29 яшьлек ир-ат дәвалана. Ир-атның умыртка сөяге сынган. Ике зыян күргән кеше хастаханәдән чыккан», — дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Искәртик, 29 мартта Ленин урамындагы тугыз катлы торак йортта газ шартлады. Һәлакәт аркасында ике кешенең гомере өзелде, дүрт кеше зыян күрде. Бу факт буенча берничә җинаять эше кузгаттылар.
Тикшерү төп версия биредә яшәүчеләрнең берсе үзенә кул салырга омтылу дип белдерә. Фаҗига булырга берничә сәгать кала өлкән яшьтәге ир-атны туганнары психиатрга алып килгән, әмма табиб пенсионерны хастаханәдә калдырмаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз