news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда автомобиль юлда яткан җәяүлене таптатып үтергән

Юл һәлакәте кичә төнлә Казан — Малмыж юлында булган.

Татарстанда автомобиль юлда яткан җәяүлене таптатып үтергән
шаһитлар фотосы

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда Ford автомобиле төнлә юлда яткан җәяүлене таптатып үтергән.

Республика Дәүләт автоинспекциясендә сөйләүләренчә, һәлакәт Казан-Малмыж юлының кырыгынчы чакрымында 23.30 сәгать тирәсендә булган.

Якынча мәгълүматлар буенча, Ford автомобиле белән идарә итүче 28 яшьлек ир-ат иминлек тизлеген сакламаган һәм караңгыда юлда яткан-ир-атны күрмичә таптаткан.

Җәяүле алган җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында үлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100