news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казаннан Истанбулга юл тоткан самолетның шассие ябылмаган

Һава судносы аэропорт тирәли берничә әйләнеш ясаганнан соң Мәскәүгә юл тоткан.

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ», Павел Климчак). «Татар-информ» агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булганча, 11.10 сәгатьтә Казан аэропортыннан Истанбулга юл тоткан һава судносының шассие ябылмаган.

Очкычта барлыгы 185 кеше (шуларның 177се – пассажир, сигезе - экипаж әгъзасы) бар. Чыганак мәгълүматлары буенча, хәзер самолет Казан аэропортына төшәргә әзерләнә.

«Flightradar24» мәгълүматлары буенча, һава судносы аэропорт тирәли берничә әйләнеш ясаганнан соң Мәскәүгә юл тоткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100