Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда билгесез кеше «Татэнерго» бинасын шартлату белән янаган
Аноним янау компаниянең электрон почтасына килгән.

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда билгесез кеше биткоин таләп иткән, «Татэнерго» бинасын шартлату белән янаган.
Агентлык чыганагы мәгълүматлары буенча, бүген компаниянең электрон почтасына аноним хат килгән. Анда автор кичке сәгать биштә «Татэнерго» бинасын шартлату белән янаган һәм 5 биткоин сораган. Бүгенге курс буенча, ул 22 миллион сумнан артык сумма дигән сүз.
Билгеле булганча, хат эш сәгате тәмамлангач килү сәбәпле, хезмәткәрләрне эвакуацияләргә туры килмәгән. «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар сөйләгәнчә, «Татэнерго» бинасы янына ашыгыч хезмәт автомобильләре килгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз