news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда автобус һәм йөк машинасы бәрелешкән

Авария Яшел Үзән — Казан трассасында, Сафоново борылыш тирәсендә булган.

(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Татарстанның Яшел Үзән районы трассасында 104 нче номерлы рейс автобусы һәм Volvo фурасы бәрелешкәннән соң, полиция хезмәткәрләре тикшерү башлады.

Хәзерге вакытта фаҗига урынында ЮХИДи хезмәткәрләре эшли, алар авариянең сәбәпләрен ачыклый, дип хәбәр иттеләр Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең матбугат хезмәтендә.

Алдарак «Татар-информ» Яшел Үзән — Казан трассасында, Сафоново борылыш тирәсендә автобус һәм фура бәрелешүен язган иде. Авария видеога эләккән. Юл-транспорт һәлакәтендә өч пассажир һәм автобус йөртүчесе зыян күргән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot