news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2022 елдан башлап техосмотры булмаган машина йөртүчеләргә штраф салачаклар

Штраф күләме ике мең сум тәшкил итәчәк.

2022 елдан башлап техосмотры булмаган машина йөртүчеләргә штраф салачаклар
Рамил Гали

(Казан, 5 март, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). 2022 елда Татарстанда ЮХИДИ машина йөртүчеләрне техник карау (техосмотр) узмаган өчен штрафка тарта башлаячак.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә республиканың баш Дәүләт автоинспекторы Ленар Габдрахманов шул хакта сөйләде.

Хәзер техник карау булмаган өчен такси, автобус һәм куркыныч йөк ташуга билгеләнгән машиналарны йөртүчеләргә генә штраф салалар. Моннан тыш, автомобильне линиягә чыгарган кешене дә җаваплылыкка тарталар.

«Техник карау реформасы юлларда техник яктан төзек булмаган транспортны киметүгә юнәлдерелгән», — дип аңлатты Габдрахманов.

Баш Дәүләт автоинспекторы шулай ук техник карау уздыручы операторларга контроль көчәйтеләчәк, диде. Автомобильне карап чыкмыйча гына диагностик карта биргән очракта аңа 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр, ә пункт җитәкчелегенә 200 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф яный.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100