news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше үлгән

Аларның барысы да 1949 елда туган булган.

Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше үлгән
Владимир Васильев

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше үлгән. Бу турыда республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстанда коронавирус инфекциясеннән өч үлем очрагы расланды», диелә хәбәрдә.

1949 елда туган хатын-кыз пневмония белән хастаханәгә китерелгән. Башка авырулары кискенләшү сәбәпле, аның хәле начарланган.

1949 елда туган ир-ат та пневмония белән хастаханәгә китерелгән. Аның да хроник авырулары булган.

1949 елда туган тагын бер хатын-кызны йогышлы авырулар хастаханәсенә күчергәннәр. Пациентта полиорганик җитешсезлек булган.

Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән, дип ачыклык кертәләр ведомствода.

2 декабрьгә мәгълүматлар буенча, Татарстанда коронавирустан 141 үлем очрагы теркәлгән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100