420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Түбән Камада кроссовер белән идарә итүче хатын-кыз «зебра»да ике баланы таптаткан. Юл-транспорт һәлакәте кичә көндез Юность урамында булган.
«КИА» белән идарә итүче 44 яшьлек хатын-кыз җәяүлеләр кичүендә сигез яшьлек малай белән кыз балага юл бирмәгән һәм аларны таптаткан. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Түбән Кама дәүләт автоинспекциясенең пропаганда бүлегендә сөйләделәр.
Юл-транспорт һәлакәтендә кыз баланың тезе имгәнгән, табиблар караганнан соң, аны өенә җибәргәннәр. Малайның баш мие селкенгән булырга мөмкин, аны хастаханәгә салганнар.