news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада шәхси йортта чыккан янгыннан ике олы кешене һәм биш баланы коткарганнар

Янгында зыян күрүчеләр юк.

(Кукмара, 5 март, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Эльвира Мөбәракшина). Кукмара районында шәхси йортта чыккан янгыннан ике олы кешене һәм биш баланы коткарганнар. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару часте хәбәр итә.

4 мартта 21.31 сәгатьтә Глонасс-112 системасы буенча 117нче янгын сүндерү-коткару частеның элемтә пунктына Югары Арбаш авылының Зеленая урамындагы шәхси йортта янгын чыгуы турында хәбәр алына.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләрне күршеләре каршы алып, торак йортта веранда януы турында сөйли. Аларның берсе янгын урынына барып, йортның ишеген ачарга тели, әмма ул бикле була. Ир-ат тәрәзәгә шакылдата. Йорт хуҗасы ишекне ача.

Бу вакытта верандада көчле төтен һәм ике кресло, 3 квадрат метр мәйданда стена, түшәм ачык ут белән яна торган була.

Күршесе кар белән утны сүндерә һәм йорт эчендәгеләрне чыгара. Бу вакытта анда барлыгы җиде кеше була, шуларның бишесе — балигъ булмаган балалар.

Ут нәтиҗәсендә 3 квадрат метр мәйданда веранданың эчке ягы һәм андагы җиһазлар кара күмергә әйләнә. Зыян күрүче юк.

Янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100