news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда биш катлы йорттагы фатирда әни һәм нәни бала ис газы белән агуланган

34 яшьлек хатын-кызны һәм 6 яшьлек малайны хастаханәгә китергәннәр.

(Казан, 5 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда биш катлы йортта хатын-кыз һәм аның нәни улы ис газы белән агуланган.

Бүген төнлә ашыгыч ярдәм станциясенә Дальняя урамындагы 5нче йортта хатын-кыз белән балага ис тиюе турында хәбәр килгән. Бу хакта «Татар-информ» га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

34 яшьлек хатын-кызны һәм 6 яшьлек малайны хастаханәгә китергәннәр.

Якынча мәгълүматлар буенча, вентиляция каналы эшләмәү ихтимал.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100