news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Covid-19 инфекциясен татарстанлылар күбрәк Төркия һәм Краснодар краеннан алып кайткан

Республикада чикләр ачылганнан бирле чит илдән 74 очрак теркәлгән.

(Казан, 5 март, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Еш кына Татарстан халкы яңа коронавирус инфекциясен Төркия яки Краснодар крае курортларында булган вакытта эләктергән.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина шул хакта сөйләде. 

«Августта бездә чикләр ачык иде. Бүгенге көндә Татарстанга кергән 74 чит ил очрагы билгеле. Төп, әлбәттә, чир Төркиядән кайтучыларда — 33, шулай ук Танзаниядән — биш, Гарәп Әмирлекләреннән — ике, Мальдивлардан — бер очрак булды», — диде спикер.

Россиянең курорт төбәкләре арасында чирне күбрәк Краснодар краеннан — 20, Кырымнан 11 очрак һәм икесен Ставропольдән алып кайтканнар.

Любовь Авдонина ял итәргә җыенучы барлык республика халкын бөтен санитар кагыйдәләрне үтәргә чакырды. Шулай ук ул күп кенә илләрдә коронавирустан вакцина алган кешеләрне сәламләргә шат булуларын билгеләп үтте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100