Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан трассасында булган авариядә ике олы кеше һәм бер бала зыян күргән
Зыян күрүчеләрнең барысы да хастаханәләргә китерелде.

(Казан, 5 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстан трассасында ике җиңел машина белән юл-транспорт һәлакәтендә ике олы кеше һәм бер бала зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га авария шаһитлары хәбәр итә.
Аларның мәгълүматларына караганда, авария кичә республиканың Алексеевск районында килеп чыккан. Биредә унынчы модельле «Лада» һәм «Лада Гранта» бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә унынчы модельле «Лада» пассажиры, шулай ук «Лада Гранта»да булган 40 яшьлек хатын-кыз һәм 11 яшьлек пассажиры җәрәхәтләнгән. Зыян күрүчеләрнең барысы да хастаханәләргә китерелде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз