news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда төзелештә күтәрткечтән егылып төшкән биш эшченең икесе урында ук үлгән

Фаҗига Ершов урамында төзелә торган ун катлы йорт территориясендә булган.

 Казанда төзелештә күтәрткечтән егылып төшкән биш эшченең икесе урында ук үлгән
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Казанда төзелештә күтәрткечтән биш эшче егылып төшкән, икесе урында һәлак булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Фаҗига бүген кичке алтыда Ершов урамында төзелә торган ун катлы йорт территориясендә була. Урынга Казан янгын сүндерү һәм коткару отрядының коткаручылары килгән.

Ачыкланганча, төзелеш күтәрткечендә биш эшче булган. Кайсыдыр мизгелдә күтәрткеч тросы өзелеп, бишенче кат биеклегендә эләгеп кала, ә анда булган кешеләр егылып төшә.

Ике кеше шунда ук үлә, тагын икесе төрле җәрәхәтләр ала. Коткаручылар ике эшчене носилкага салып, табибларга тапшыра.

Егылып төшкәндә эшчеләрнең берсе троска тотынып өлгергән, аның ярдәмендә бишенче каттагы тәрәзә аша эчкә кергән һәм аска үзе төшкән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100