Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда тикшерүчеләр кеше үтерүнең шаһитләрен эзли
Үтерелгән кешенең гәүдәсе Ык елгасыннан чыгарылган
(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Татарстанда тикшерүчеләр ирне үтерүнең шаһитләрен яки берәр мәгълүматы булганнарны эзли.
Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 2013 нче елның 24 нче октябрендә төнлә Баулы районының Кызыл-Яр авылындагы Совет урамында урнашкан йортлардан 100 метр ераклыкта Ык елгасында билгесез ирнең гәүдәсе табылган.
Әлеге факт буенча, Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсенең Бөгелмә районы бүлегендә РФ ҖК 111 маддәсенең 4 нче часте буенча җинаять эше кузгатылган (“Алдан уйлап сәламәтлеккә зыян салу нәтиҗәсендә кеше үлеменә китерү”)
Экспертиза нәтиҗәсе буенча, ир башына һәм тәненә салынган җәрәхәтләр нәтиҗәсендә җан биргән.
Һәлак булучының билгеләре: 35-40 яшьләрдә, 172 см озынлыкта, чәче кара-коңгырт. Сул як янбаш сөягендә якынча 6 см шрам бар.
Зыян күрүченең кемлеге һәм әлеге җинаятьне кылуда катнашы булганнар турында мәгълүматы булган гражданнарның 02, 8 (85594) 9-31-24, 8-987-296-13-58 телефон номерлары буенча хәбәр итүләрен сорыйлар (анонимлык гарантияләнә).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз