news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Кремль дамбасында 10 автомобиль катнашындагы һәлакәтне видеога төшергәннәр

Зыян күрүчеләр турында мәгълүмат ачыклана.

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда Кремль дамбасында күмәк юл-транспорт һәлакәтен видеога төшергәннәр.

Видеода күренгәнчә, анда ким дигәндә 10 автомобиль бәрелешкән. Кайбер машиналар юлга аркылы борылган һәм алар транспорт хәрәкәтен чикләгән.

Шулай ук видеода күренгәнчә, бер автомобильгә дә җитди зыян килмәгән. Зыян күрүчеләр турында мәгълүмат ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot