news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ЮХИДИ машина йөртүчеләрне шимбә һава торышы начарланганда шәһәрдән чыкмаска чакыра

5 һәм 6 февральдә республика буенча кар, көчле җил, буран, шулай ук юлларда көчле бозлавык көтелә.

ЮХИДИ машина йөртүчеләрне шимбә һава торышы начарланганда шәһәрдән чыкмаска чакыра
«Татар-информ» архивы

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). ЮХИДИ машина йөртүчеләрне шимбә көнне һава торышы начарланган вакытта шәһәрдән читкә чыкмаска чакыра.

«Татар-информ»га республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, синоптиклар фаразы буенча, шимбә көнне, 6 февральдә бөтен республика буенча кар, көчле җил, буран, шулай ук юлларда көчле бозлавык көтелә.

ЮХИДИ искәрткәнчә, мондый һава торышы шартларында машинада кышкы шиннардан башка чыгу тыела. Хәрәкәт вакытында куркыныч маневрлардан, мәсәлән, каршы хәрәкәт юлына чыгудан тыелырга кирәк. Максималь рөхсәт ителгән тизлек белән түгел, ә куркынычсыз тизлек белән барырга кирәк.

Автомобиль салонында бар кеше дә куркынычсызлык каешларына эләктерелгән булырга тиеш. 12 яшькә кадәрге балаларны в автокреслода алгы утыргычта, 7 яшькә кадәргеләрне артта утырту тиеш. Әмма республика Дәүләт автоинспекциясе балаларны 12 яшькә кадәр арткы утыргычларда йөртергә тәкъдим итә.

ЮХИДИ барлык татарстанлыларны да юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә һәм бик кирәк булмаганда торак пунктлардан читкә чыкмаска чакыра. Штаттан тыш хәлләр булган очракта ярдәм сорап 8(843) 5-333-888 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100