news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада Башкортстанның халык артисты Вакилә Калмантаева вафат булган

Театр белгечләре билгеләп үткәнчә, Вакилә Калмантаеваның иҗаты өчен жанр төрлелеге хас булган.

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»).Уфада 72 яшендә Башкортстанның халык артисты, Мостай Кәрим исемендәге милли яшьлер театры актрисасы Вакилә Калмантаева вафат булган.

«Башинформ» хәбәр итүенчә, Вакилә Калмантаева 1948 елның 7 ноябрендә Чкалов (Оренбург) өлкәсенең Югары Ильяс авылында туа. 1970 елдан Салават, Сибай драма театрларында, Уфа «Нур» татар театрында эшли. 2002 елдан эшчәнлеген Яшьләр театрында дәвам итә.

Театр белгечләре билгеләп үткәнчә, Вакилә Калмантаеваның иҗаты өчен жанр төрлелеге хас булган — сатирик, эксцентрик, фольклордан алып, лирик-драматик характердагы рольләр башкарган.

«Башинформ» агентлыгы мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша, диелә хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100