news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда М7 трассасында җиңел машина берничә тапкыр әйләнгән, шоферы зыян күргән

Авария кичә кичке алтынчылар киткәч, республиканың Теләче районында булган.

Татарстанда М7 трассасында җиңел машина берничә тапкыр әйләнгән, шоферы зыян күргән

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда М7 трассасында җиңел автомобиль берничә тапкыр әйләнгән, йөртүчесе зыян күргән.

Авариянең шаһитлары «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, юл һәлакәте кичә кичке алтынчылар киткәч республиканың Теләче районында булган. «Инфинити» шоферы тайгак юлда идарәсен югалткан һәм автомобиль, берничә тапкыр әйләнгәннән соң, юл читенә төшеп киткән.

«Машина йөртүче салоннан үзе чыкты. Ул шок хәлендә иде. Ашыгыч ярдәм табиблары һәм коткаручылар юл һәлакәте булган урынга бик тиз килеп җитте», - дип белдерде агентлыкка авариянең шаһитлары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100