news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирустан тагын өч ир-ат вафат булды

Республикада яңа коронавирус инфекциясе корбаннарының гомуми саны 288 кеше тәшкил итте.

Татарстанда коронавирустан тагын өч ир-ат вафат булды

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда тагын өч кеше коронавирус корбаны булды. 

«Covid-19дан 1943, 1944 һәм 1946 елларда туган өч ир-ат вафат булды», - диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Үлемнең сәбәбе патологик-анатомик экспертиза ярдәмендә билгеләнгән.Аларда SARS-CoV-2 вирусы ачыкланган.

Республикада инфекциядән барлыгы 288 кеше үлгән. Узган тәүлектә Татарстанда яңа коронавирусның 84 очрагы ачыкланган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100