news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Әмәт бистәсе янындагы юлны су басканын видеога төшергәннәр

Машиналарның берсе сулы чокырдан уза алмаган, аны эвакуатор ярдәмендә алып китәргә туры килгән.

Казанда Әмәт бистәсе янындагы юлны су басканын видеога төшергәннәр

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Казанда Әмәт бистәсе янындагы юлны су баскан, аны видеога төшергәннәр.

Бүген социаль челтәрләрдә Әмәт магистрале урамында зур күлдәвекне төшергән видео пәйда булды. Роликта машиналарның су баскан юлдан авырлык белән чыгулары күренә.  

Видео авторы сүзләренчә, «БМВ» машинасы күлдәвек аша уза алмаган, ул гидроһөҗүмгә дучар булган. Нәтиҗәдә, аны эвакуатор белән алып китәргә туры килгән.

Элегрәк «Татар-информ» ял көннәрендә Татарстанда тагын салкынайтачагы хакында хәбәр иткән иде. Республика территориясендә көчле җил, буран, шулай ук юлларда бозлавык көтелә. ЮХИДИ машина йөртүчеләрне бик кирәк булмаганда шәһәрдән читкә чыкмаска чакыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100