news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы янында фура шоферы, авариядән соң, шикәр комы астында калып үлгән

Юл һәлакәте кичә кич Чаллы – Зәй автомобиль юлында булган.

Чаллы янында фура шоферы, авариядән соң, шикәр комы астында калып үлгән

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллы янында фура шоферы, башка йөк автомобиле катнашындагы авариядән соң, шикәр комы астында басылып үлгән.

Агентлыкның үз хәбәрчесе фаҗига булган урыннан «Татар-информ»га сөйләгәнчә, авария кичә төн уртасы якынлашып килгәндә республиканың Тукай районында Чаллы – Зәй автомобиль юлында булган. Биредә берьюлы өч «КАМАЗ» машинасы бәрелешкән.

Трал шоферы сүзләренчә, ул үрдән төшкән вакытта тормозга баскан һәм автомобиль каршы як полосага чыккан. Анда ул 20 тонна шикәр комы төялгән фура белән бәрелешкән һәм кюветка төшеп киткән. Шуннан соң трал тагын бер йөк автомобиленә килеп сыланган.

Нәтиҗәдә, шикәр комы төялгән фура шоферы кабинада күп тонналы йөк астында басылып калган.

«Йөк автомобиленең 59 яшьлек йөртүчесе алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән. Авариянең нечкәлекләре ачыклана», - дип белдерде агентлыкка Тукай районы буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Роберт Вильданов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100