news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Мерседес»та 4 яшьлек малайны бәрдергән Казан кешесенә суд була

8 октябрендә Гаврилов урамында «Мерседес» шоферы җәяүлеләр кичүендә өч кешелек гаиләне бәрдергән.

«Мерседес»та 4 яшьлек малайны бәрдергән Казан кешесенә суд була
Елена Саляхова

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Казанның Яңа Савин районы судында дүрт яшьлек бала һәлак булган юл-транспорт фаҗигасе турындагы эшне карый башладылар. Хөкем ителүчеләр эскәмиясендә - 22 яшьлек Александр Пересыпкин. 8 октябрьдә Гаврилов урамында яшь кеше җәяүлеләрне күрми һәм аларны бәрдерә.

Судка һәлак булган Адрианның әти-әнисе — Карина һәм Эдуард Гатауллиннар, аның юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән әбисе һәм шаһитлар килде.

Суд утырышында гаепләү карарын игълан итәргә, зыян күрүчеләрдән һәм шаһитлардан сораштырырга тиешләр.

«Татар-информ» элек хәбәр иткәнчә, узган елның 8 октябрендә Гаврилов урамында «Мерседес» шоферы җәяүлеләр кичүендә өч кешелек гаиләне бәрдергән.

Әбисе һәм бабасы белән бергә 4 яшьлек Адриан җәяүлеләр кичүе буенча юл аркылы чыгып килгәндә юл-транспорт һәлакәте булган.

Урынга ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм медиклар килгән. Зыян күрүчеләрне хастаханәгә алып китәләр. Әмма сабыйны алып килергә өлгермәгәннәр - ул ашыгыч ярдәм каретасында үлгән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100