Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәт кешесе Уфада гыйбадәтханәне талап чыккан
Тәртип сакчылары каракны оператив рәвештә ачыклый һәм аның артыннан Әлмәткә килә.
(Әлмәт, 5 февраль, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәт кешесе Уфа гыйбадәтханәсеннән кыйммәтле әйберләр урлый һәм «ВАЗ-2114» автомобиленә утырып, җинаять урыныннан качып китә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре буенча идарәсенең 7нче полиция бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре Әлмәт шәһәрендә яшәүче 23 яшьлек ирне тоткарлаган. Ул үз гаебен таныган.
Ирнең сүзләренчә, ул Уфага танышы янына килгән була. Ләкин ир-атка аның белән очрашырга туры килми. Өйгә кайтырга чыкканда ул чиркәүгә кереп, юлы уңсын өчен шәм куярга була.
Беляков урамындагы гыйбадәтханәгә килгәч, шикләнелүче икона пыяласы артында алтын һәм көмеш бизәнү әйберләрен күреп ала. Ул пыялны ватып, зәркән эшләнмәләрен урлый. Шуннан соң урамга чыгып, автомобильгә утырып китә.
Тәртип сакчылары каракны оператив рәвештә ачыклый һәм аның артыннан Әлмәткә килә. Анда егет кулга алына һәм Уфага озатыла.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта шикләнелүче сак астында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз