news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда җиңел һәм йөк автомобиле бәрелешүендә машина йөртүче хатын-кыз зыян күргән

Авария бүген иртән Танк боҗрасы янында була.

Казанда җиңел һәм йөк автомобиле бәрелешүендә машина йөртүче хатын-кыз зыян күргән
соцсети

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Алексей Новиков ). Казанда Танк боҗрасы янында җиңел автомобиль һәм йөк машинасы бәрелешкән. Әлеге видеоны социаль челтәрләрдән файдаланучылар бастырып чыгарды.

Шәһәр автоинспекциясендә агентлыкка аңлатуларынча, авария бүген иртәнге җидедә ферма шоссесында булган. Анда 14нче модель «Лада» һәм «Исузу» йөк машиналары бәрелешкән.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, һәлакәттә «Лада» машинасын йөртүче хатын-кыз зыян күргән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100