news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан үзәгендә шәхси йорт һәм ишегалды корылмалары янып беткән

Янгын бүген «Әмәт» метро станциясе янында Косогорная һәм Подометьевская урамнары чатында булган.

Казан үзәгендә шәхси йорт һәм ишегалды корылмалары янып беткән
скриншот

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казан үзәгендә шәхси йорт һәм ишегалды корылмалары янып беткән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген 13.52 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына шаһитлар «Әмәт» метро станциясе янында Косогорная һәм Подометьевская урамнары чатында шәхси йорт януы турында хәбәр иткән.

Янгын сүндерүчеләр ут шәхси йортны һәм ишегалды корылмаларын чорнап алуын ачыклаган.

14.35 сәгатьтә янгын тулысынча сүндерелгән. Зыян күрүчеләр турында хәбәр юк. Янгын чыгу сәбәпләрен һәм зыян китерелгән мәйданны ачыклыйлар.



news_right_1
news_right_2
news_bot