news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Арча районында газ шартлаган

 Зыян күргән өч кеше хастаханәдә.

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстанның Арча районы Төбәк-Чокырча авылындагы шәхси йортларның берсендә газ котёлы шартлаган.

Фаҗига урынына килгән махсус хезмәт вәкилләре йортка газ кертелмәгән булуын ачыклый. Котёл газ баллонына тоташтырылган булган. Йортта янгын чыкмаган, өйнең стенасы һәм түбәсе өлешчә җимерелгән. Бу хәлнең сәбәбе ачыклана, дип «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Газ шартлаудан зыян күргән ике ир-атны һәм бер хатын-кызны Арча хастаханәсенә китергәннәр. Бер зыян күрүченең аягы сынган, калганнарында төрле имгәнүләр ачыкланган. Соңрак хастаханәгә, эч куышлыгы авыртуына зарланып, тагын бер ир-ат мөрәҗәгать иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot