news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ике машина катнашындагы авариядә бер кеше үлгән, бер бала - хастаханәдә

Авария урынында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли, юл һәлакәтенең нечкәлекләре ачыклана.

Татарстанда ике машина катнашындагы авариядә бер кеше үлгән, бер бала - хастаханәдә

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда ике чит ил автомобиле катнашындагы авариядә бер кеше үлгән, 8 яшьлек бала хастаханәгә озатылган. Бу хакта аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.

Бүген көндез Аксубай районында ике чит ил автомобиле катнашында авария булган. Шаһитлар әйтүенчә, «Шевроле» автомобиле, каршы як полосага чыгып, «Тойота» белән бәрелешкән. Ике машинага да җитди зыян килгән.

Нәтиҗәдә, өч кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Агентлыкка ТР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, «Шевроле»ның 51 яшьлек пассажиры шунда ук һәлак булган. Моннан тыш, төрле җәрәхәтләр алган 8 яшьлек баланы хастаханәгә озатканнар.

Хәзер авария урынында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли, юл һәлакәтенең барлык нечкәлекләре ачыклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100