news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш районында авариядә өч бала, ике олы кеше имгәнгән

Шаһитлар сүзәренчә, зыян күрүчеләр барысы да җиңелчә травмалар алган.

Актаныш районында авариядә өч бала, ике олы кеше имгәнгән
очевидцы

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Актаныш районында җиңел машиналар бәрелешкәндә өч бала һәм ике олы кеше имгәнгән. Бу хакта «Татар-информ» га юл һәлакәтенең шаһитлары хәбәр итте.

Зөбәер авылы янында «Шкода Октавия» һәм «Киа Рио» машиналары бәрелешкән. Бәрелүдән машиналарның берсе юл читендәге чокырга төшеп киткән.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, авариядә 13, 10 һәм 2 яшьлек өч бала, шулай ук ике олы кеше зыян күргән.

«Бер кеше уртача авырлыктагы имгәнүләр алган. Калганнары җиңелчә зыян күргән. Аларның барысына да авария урынында ярдәм күрсәткәннәр һәм Чаллыга Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә алып киткәннәр», — диделәр министрлыкта.


news_right_1
news_right_2
news_bot