Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чистайда авыл хуҗалыгы техникумы ветеран-педагогы вафат булган
Хушлашу мәрасиме шимбә көнне, 5 декабрьдә булачак.
(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Чистайда 74нче яшендә педагог Татьяна Полищук вафат булган. Бу хакта «Чистай хәбәрләре» газетасы яза.
Татьяна Александровна утыз елдан артык Чистай авыл хуҗалыгы техникумында укытучы, методист һәм читтән торып уку бүлеге мөдире булып эшли.
Хезмәттәшләренең сүзләренә караганда, Татьяна Александровна белемле, үз фәнен тирәнтен белгән укытучы булган.
«Укучылар һәм педагоглар аны хөрмәт итте, яратты. Татьяна Александровна күпләргә үрнәк булды. Ул җәмәгать тормышында катнашты, авыл хуҗалыгы өчен кадрлар әзерләде», — диделәр техникум укытучылары.
Хушлашу мәрасиме 5 декабрьдә Урицкий урамы, 93А йорт адресы буенча иртәнге сәгать10да була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз