news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда резервуарны чистартканда «Транснефть» насос станциясендә янгын чыккан

Янгын «Кәләй» насос-кудыру станциясе территориясендә булды.

Татарстанда резервуарны чистартканда  «Транснефть» насос станциясендә янгын чыккан
соцсети

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда «Транснефть» насос станциясендә янгын чыккан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген көндез унберенче егерме минутта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Әлмәт районында урнашкан «Кәләй» насос-кудыру станциясе территориясендә янгын чыгу турында хәбәр килде. Урынга тиз арада өченче янгын рангы буенча җирле янгын сүндерүчеләр китте.

Янгын сүндерүчеләр «Транснефть» ГАҖ хезмәткәрләренең кулланылмый торган резервуарны чистарту буенча 20 мең куб метр күләмендә планлы эшләр башкаруын ачыклаган. Яну тышкы якта барган, ә сыешлык эчендә көчле төтен күзәтелгән.

Янгын сүндерүчеләр 11.12 сәгатьтә 20 квадрат метр мәйданда янгынны локальләштерү турында әйтте. Хәзерге вакытта һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр буенча мәгълүмат билгеләнә.

Урында Әлмәт янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны көчләре һәм техник чаралары эшли.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100