news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда транспорт дамбасында кар чистарту машинасы таксины бәрдергән

Вакыйга урыныннан кадрлар белән социаль челтәрләрдән файдаланучылар уртаклашты.

Казанда транспорт дамбасында кар чистарту машинасы таксины бәрдергән
соцсети

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Казандагы транспорт дамбасында кар чистарту техникасы такси машинасын бәрдергән. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итте.

Кадрларда өченче транспорт дамбасында «КАМАЗ» йөк машинасының кар чистартканда чистарткычы белән чит ил машинасына килеп бәрелүе күренә.

Йөк машинасы җиңел автомобильне коймага кадәр тартып бара. Башлангыч мәгълүмат буенча, беркем дә зыян күрмәгән.


news_right_1
news_right_2
news_bot