Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Уфада мәчет янган
Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). Уфада төнлә Гагарин урамындагы мәчет яна башлаган. Янгын урынына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы оператив рәвештә алты берәмлек техника һәм 22 кеше, полиция хезмәткәрләре һәм табиблар җибәргән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, мәчет бинасында икенче катта янгын чыгу турында хәбәр төн уртасында Кризис хәлләр идарә үзәгенә хәбәр килгән.
«Беренче янгын-коткару бүлекчәсе килгәч, бинаның икенче катында уку кирәк-яракларының януы ачыкланды. 23.55 сәгатьтә янгын сүндерелгән. Янгын 15 кв.метр мәйданга зыян салган. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк», - дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Хәзерге вакытта янгын урынында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сорау алучысы эшли. Янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз