Лаеш районында чокырга төшкән машинада 15 яшьлек кыз имгәнгән

Юл-транспорт һәлакәте Столбище авылында «Таткабель» заводы янында булган.

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Лаеш районында ярга төшеп киткән внедорожникта 15 яшьлек кыз имгәнгән. Бу хакта юл һәлакәте шаһитлары хәбәр итте.

Юл-транспорт һәлакәте Столбище авылында «Таткабель» заводы янында булган. «Шевроле Нива» йөртүчесе идарә итә алмаган һәм юл кырыена чыгып киткән. Машина әйләнгән һәм чокырга төшеп китккән.

Баланы хастаханәгә алып киткәннәр.