news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирустан 8 кеше үлгән

4 октябрьгә мәгълүматлар буенча, республикада коронавирустан барлыгы 765 үлем очрагы теркәлгән.

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясеннән 8 үлем очрагы расланган.

«Үлем сәбәпләре патологанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», — дип хәбәр иттеләр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Шулай итеп, 1928, 1931, 1939, 1940, 1955, 1960 һәм 1971 елда туган хатын-кызлар һәм 1949 елда туган ир-ат ковид корбаны булган.

4 октябрьгә булган мәгълүматлар буенча, республикада коронавирустан барлыгы 765 үлем очрагы теркәлгән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100