news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда чит ил автомобиле юлдан читкә төшеп киткән һәм әйләнеп капланган

Авария Питрәч районының Шихазда авылында булган.

Татарстанда чит ил автомобиле юлдан читкә төшеп киткән һәм әйләнеп капланган

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Питрәч районында чит ил автомобиле юлдан читкә төшеп киткән һәм әйләнеп капланган, авариядә машинаның исерек йөртүчесе зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге юл һәлакәтен күргән кешеләр хәбәр итте.

Автомобиль Шихазда авылының Шоссе урамында юлдан читкә төшеп киткән. Машина белән идарә итүче егерме яшьләрдәге егет исерек булган.

«Тизлекне ничек арттырганын сизми калгандыр, мөгаен. Нәтиҗәдә, үзе дә имгәнде, машинаны да харап итте», - диде шаһитлар.

Ашыгыч ярдәм табиблары егетне хастаханәгә алып киткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot